Бүген Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында социаль хезмәткәрләр белән планлы киңәшмә үтте.
Көн тәртибендә социаль хезмәтләр күрсәтү, сыйфатның эчке контролен анализлау һәм юл картасын үтәү мәсьәләләре каралды, 2018 елның декабренә бурычлар куелды. Бүлек мөдире «Приемная семья для пожилого человека» проектын гамәлгә ашыру буенча эшнең дәвам итүен билгеләде.
Социаль хезмәткәрләр белән янгынга каршы, террорчылыкка каршы иминлек һәм гражданлык оборонасы буенча инструктажлар үткәрелде.
Киңәшмә азагында социаль Эльмира Рожкованы 55 яшьлеге белән котладылар.