Караишево аэродромында Гиннессның рекордлар китабына керергә мөмкин дронны тәкъдим иттеләр

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Лаеш районы «Караишево» аэродромында Казанның Skyf компаниясе икенче буын пилотсыз очу аппараты тәкъдим итте һәм комплексның күрсәтмә очуларын күрсәтте. Бу 100 килограммга кадәр авырлык күтәрүче дөньядагы бердәнбер аппарат, әмма уйлап табучылар бу күрсәткечне 400 килограммга кадәр күтәрергә исәп итәләр. 50 кг авырлык белән бу аппарат 350 км оча ала. Өстәмә ягулык салмыйча очкыч сигез сәгать оча. Дронга АИ-95 бензины салалар.

Дронның төп билгеләнеше – авыл хуҗалыгы эшләре. Беренче биш аппарат Татарстан басуларында инде киләсе елда барлыкка киләчәк. 2020 елда тагын 100 шундый аппарат чыгару планлаштырыла. Киләчәктә мондый дроннар янгын сүндерә һәм йөк ташый алачак дип фаразлана.

100 килограммга кадәр йөк күтәрә алучы дрон Гиннессның рекордлар китабына керергә мөмкин. Компаниянең гендиректоры Александр Тимофеев сүзләре буенча, алар моның өчен гариза биргәннәр һәм декабрьдә рекордлар китабы вәкилләре килү көнен билгеләүне көтәләр. Пилотсыз очу аппаратының күрсәтмә очуын Премьер-министр урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та күзәтте.

Татарстанның SKYF пилотсыз очкычларын Saudi Aramco нефть-газ компаниясе файдаланачак. Бүген Согуд Гарәбстаны вәкилләре белән килешү төзелгән.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International