«Неделя признаний» флешмобы

2018 елның 4 декабре, сишәмбе

Бүген, Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре «#ЩедрыйВторник» акциясе кысаларында «Дорогою добра» отряды волонтерлары белән берлектә «Неделя признаний» флешмобы үткәрделәр.

Флешмоб Лаеш шәһәре урамнарында үтте. Шәһәр кешеләренең барлык теләүчеләренә үз рәхмәтләрен белдерү мөмкинлеге бирелде. Кешеләр үз якыннарына мәхәббәт, балалары өчен горурлык, якыннарына ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерделәр.

Үзенең теләкләрен язган яки белдергән һәр кешегә һава тутырылган шарлар тапшырылды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International