Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр хокуклары буенча түгәрәк өстәл булды

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

Бүген Лаеш районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында Инвалидлар ункөнлеге кысаларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләнүче гаиләләр өчен түгәрәк өстәл үтте. 

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләнүче гаиләләргә социаль ярдәм чаралары мәсьәләләре буенча матди ярдәм күрсәтүнең республика үзәгенең Лаеш муниципаль районы №25 бүлеге мөдире Елена Прянишникова чыгыш ясады.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тернәкләндерү өчен бушлай техник чаралар алу мәсьәләле буенча РФ социаль иминиятләү фондының Лаеш районы филиалы вәкиле Эльза Аскарова сөйләде. Ул моның өчен нәрсә эшләргә кирәген сөйләде.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тернәкләндерү мәсьәләләре буенча "Лаеш муниципаль районы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләрне тернәкләндерү үзәге” ГАУСОның социаль адаптация бүлеге мөдире Алсу Волкова, балалар ялы эшчәнлеге турында Балалар шәфкатьлелек ордены җитәкчесе Зөһрә Лезина, Лаеш районы иҗтимагый оешмаларын координацияләү мәсьәләләре буенча Лаеш муниципаль районының иҗтимагый оешмалары белән эш буенча координацияләү үзәге рәисе Илгизә Тимершина чыгыш ясады.

Катнашучылар сүзләре буенча, очрашу продуктив үткән, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче ата-аналарны чынлыкта борчый торган мәсьәләләр күтәрелгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International