Бүген Лаеш районының Габишево авылында соципотека программасы буенча салынган 60 квартирлы йортны ачтылар. Тантаналы чарада Лаеш районыбашлыгы Михаил Афанасьев, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТРда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина, ТР Президенты каршындагы дәүләт торак фонды директорының башкарма директоры урынбасары Владимир Никифоров катнашты.
Бу – “Северный” микрорайонында ТР Президенты каршындагы дәүләт торак фонды тарафыннан файдалануга тапшырылган өченче йорт инде. Әлеге йортта яшәүчеләр социаль ипотека программасында катнашучылар, грант алган табиблар һәм ятим балалар. Йортта 60 квартир да кирәкле җайланмалар белән җиһазланган. Микрорайон уртасында – зур заманча балалар мәйданчыгы.
Михаил Афанасьев, Ирек Фәйзуллин һәм Гүзәл Удачина торак алучыларны өй туе белән котладылар, аннан соң аларга ачкычлар тапшырылды. Соңрак мактаулы кунаклар кызыл тасманы кистеләр һәм квартирларны карадылар.
№27 квартирда аларны «Яратель» кошчылык фабрикасы хезмәткәре Владимир Автономов каршы алды, ул квартирны ятим балаларга квартир бирү программасы буенча алды. Ул торагын күрсәтте, рәхмәт белдерде һәм барысын чәй табынына чакырды.
«Северный» микрорайонында 60 квартирлы тагын бер йорт файдалануга тапшырырга әзерләнә. Аны тапшыру 2018 елның азагына планлаштырыла.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте