Россиянең «Яндекс» поисковигы быел Татарстан халкын иң кызыксындырган темаларны билгеләде. Алар арасында вакыйгалар, кешеләр, яңалыклар, фильмнар, сериаллар, уеннар, музыка, шулай ук мемнар бар.
Мәсәлән, җирле вакыйгаларның беренче урынында Казанда 25 апрельдә ремонт һәм йорт өчен товарлар гипермаркеты ачылу тора. Аны ачуга инвестицияләр 2 миллиард сум тәшкил итә, 190 эш урыны булдырылган. Беренче өчлектән соң беренче унлыкка кадәр Лаешта “Кама диңгезе” пляжы ачылу, башка вакыйгалар, шулай ук «Зулейха открывает глаза» сериалы төшерелү керә.
Лаеш шәһәрендәге яңартылган “Кама диңгезе” пляжы абсолют рекорд куйды – анда тәүлегенә 20 мең кеше килде.
«Зулейха открывает глаза» сериалын төшерү дә зур популярлык казанды. Анда күп кенә россия артистлары катнаша.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте