Инвалидларның район җәмгыяте түгәрәк өстәле

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

Инвалидлар ункөнлеге тәмамланды. Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында инвалидларның район җәмгыяте түгәрәк өстәле булды.

Чарада район хезмәтләре һәм оешмалары вәкилләре катнашты. Инвалидлар җәмгыяте (ТРО ВОИ) рәисе Вячеслав Гусев түгәрәк өстәл киңәшмәсен ачты. Лаеш шәһәре инвалидлар җәмгыяте рәисе Валентина Казакова кыскача гына җәмгыять эше турында сөйләде, юбилярларны, активистларны билгеләде, җитәкчелеккә рәхмәт белдерде.

Түгәрәк өстәл утырышы барышында халыкның ташламалы категориясенә кагылышлы төп мәсьәләләр каралды. Болар – шикәр авыруын, югары кан басымын профилактикалау, артык авырлык белән көрәш, тернәкләндерү өчен бушлай техник чаралар, санатор-курорт путевкалары алу һәм моның өчен нәрсә эшләргә кирәклегенә кагылды. Шулай ук 2019 елда пенсияләрне арттыру буенча яңалыклар турында да сөйләделәр.

Барлык катнашучыларга РФ Дәүләт Думасы депутаты И.Б.Богуславскийдан бүләкләр тапшырылды.

Чара бәйрәмчә төшке аш белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International