Лаешта яңа заманча кинозал ачылды

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

Район мәдәният йортында заманча кинозал эшли башлады, ул «Kinolife» исемен йөртәчәк.

Тантаналы ачуда Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, «Татаркино» ГБУК директоры Миләүшә Айтуганова һәм ТР мәдәният министрлыгы вәкилләре катнашты.

Шунда ук элегрәк Лаеш районының Instagramда рәсми аккаунтында башланган кинозал өчен иң яхшы исемгә конкурс җиңүчесе исеме дә игълан ителде. Ул Алина Шәймөхәммәтова булып чыкты. “ТР Лаеш муниципаль районы халыкка кино-видео хезмәт күрсәтү буенча” МБУ директоры Айгөл Курченкова вәгъдә ителгән бүләк – планшетны тапшырды.

Ачылуның беренче көнендә кинозалда теләге булган һәркем өчен бушлай 3D форматта «Фантастические твари» фильмын күрсәттеләр.

Киләчәктә кинозалда «Аквамен», «Бамблби», «Полицейский с «Рублевки. Новогодний беспредел», «Три богатыря и наследница престола», «Елки последние», «Снежная королева: зазеркалье» кебек кинокартиналар күрсәтү көтелә.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International