Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьевның РФ Конституциясе көне белән котлавы

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

Хөрмәтле Лаеш районы халкы!

Сезне дәүләт бәйрәме – Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм!

Инде 25 ел безнең дәүләтнең Төп Законы илебез тормышының, җәмгыятьнең һәм аерым гражданнарның нык хокукый нигезе булып тора.

Конституция гражданнарга сүз ирегенә, сәяси сайлауларга, гомумкешелек кыйммәтләргә хокук бирде, ә алардан башка бүген цивилизацияле кеше тормышын күз алдына китереп булмый.

Россиянең Төп Законы безгә хокукый системаны үстерү һәм гражданлык җәмгыятен ныгыту юлы буенча ышанычлы төстә алга барырга мөмкинлек бирә.

Хөрмәтле Лаеш муниципаль районы халкы! Мин сезгә кече ватаныбызның байлыгы һәм муллыгы, чәчәк атуы өчен эшләвегез өчен рәхмәтлемен!

Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм бәхет, яңа уңышлар һәм тотрыклылык телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International