«Добровольческий поступок года 2018» конкурсында җиңү

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

2018 елның 10-11 декабрендә Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында барлыкка килгән «Дорогою добра» отряды волонтеры Джусупова Айдана 2018 елда «Добровольческий поступок года» республика конкурсында «Социальный доброволец» номинациясендә җиңүче буларак бүләкләү тантанасында катнашты.

Конкурска эшне тәкъдим итүдә методик һәм практик яктан “Алтын көз” үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре ярдәм итте.

Бәйрәмчә тантаналы бүләкләү Казан шәһәрендә «Московский» ЦКСта булды. Җиңүчегә Лауреат дипломы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

«Дорогою добра» отрядына яңа волонтерлык акцияләре, яңа уңышлар, яңа җиңүләр телибез һәм киләчәктә дә хезмәттәшлеккә өметләнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International