Лаеш районы террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе елга йомгак ясады

2018 елның 14 декабре, җомга

13 декабрьдә район Советының зур залында Лаеш муниципаль районы террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең киңәйтелгән йомгаклау утырышы булды. Анда район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова рәислегендә җирлекләр башлыклары, кешеләр күпләп була торган урыннар һәм террорчылык актларын кисәтү буенча оператив төркемнәр җитәкчеләре чакырылган иде.

Сүз Яңа ел бәйрәмнәрен әзерләү һәм үткәрү чорында җәмәгать иминлеген саклау һәм террорчылык актларын кисәтү буенча өстәмә чаралар күрү турында барды.  

Террорчылыкка каршы  һәм аны кисәтү буенча күрелгән чаралар буенча “Кама ягы” газетасы редакторы Денис Суханов һәм район мәгариф идарәсе начальнигы Гөлнара Шәрипова чыгыш ясадылар.

Шулай ук район күләмендә террорчылык һәи экстремизм белән көрәш чаралары планы белән район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Фатыйма Сакаева сүз алды.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International