Лаеш районында волейбол буенча ярышлар төгәлләнде

2018 елның 14 декабре, җомга

Комлы Ковали авылының «Дружба» спорт һәм ял үзәгендә Лаеш районының ирләр һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча турнирның финалы узды. Хатын-кызлар арасында өченче урынны Лаешның 2нче мәктәбе алды, икенче урында - район мәгариф идарәсе волейболчылары, беренче урынны үзәк район хастаханәсе командасы яулады.

Ир-егетләр арасында өченче урынны район мәдәният бүлеге командасы алды, икенче урында - «Атлантида», ә төп приз Атабай командасында. Призерларга бүләкләрне район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов тапшырды.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International