15 декабрьдә, Казан шәһәре башлангыч сыйныф укучылары яңа ел программасыныңберенче катнашучылары булдылар. Мәктәп укучылары өчен музей буйлап экскурсия, «Необыкновенные приключения Фунтика и Барбоскина» дигән театральләштерелгән күңел ачу тамашасы оештырылды, балалар якынлашып килүче ел символы – дуңгызны оригами техникасы белән ясау буенча осталык сәгатен кызыксынып башкардылар, тимерчелектә булдылар, тимерче эше осталыгын карадылар һәм атта йөрделәр.