Кадерле дуслар!
20 декабрьдә Лаеш шәһәре мәдәният йортында ТР КВН Чемпионатының СУПЕРФИНАЛы була.
Түбәндәге командалар уйный:
«Пилигрим», Алексеевск районы;
«Молодой состав», Казан;
«Хлеб», Буа;
«Ингеборга Дапкунайте», Яр Чаллы;
«Сборная Сабинского аграрного колледжа», Байлар Сабасы;
«Сборная ТИСБИ», Әлмәт.
Башлана 18:00 дә, керү ирекле. Барыгызны да Лаешта юмор бәйрәменә көтәбез!