Лаеш шәһәренең “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә informresurs.tatar.ru сайтын түкъдир итү булды, ул күп балалы әни – Алена Лисичкина инициативасы буенча ачылган.
Монда җыелган оешма һәм учреждение вәкилләре, шулай ук Лаеш шәһәренең күп балалы әниләре кирәкле мәгълүмат алу проблемалары турында фикер алыштылар, шул исәптән инвалид балаларның ялын һәм аралашуын оештыру буенча да.
Яңа проектны һәм күп балалы гаиләләрнең уңай кәефен тәэмин итүне Лаеш районы башлыгы Татьяна Борһанова да хуплады. А.Денежкин исемендәге шәфкатьлелек ордены җитәкчесе Зөһрә Лезина республиканың яшьләр “Чиксез талантлар фестивале”ндә катнашуда кызыксыну белдерде.
Очрашудан аны оештыручылар – ТР буенча ЦПГИ координаторы Юлия Манина һәм “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Наталья Лицова да күп кенә файдалы һәм кызыклы нәрсә алдылар. Катнашучылар киләчәктә нәтиҗәле хезмәттәшлек итү өчен бер-берсенең контактларын алдылар.
ТР Лаешрайоны матбугат хезмәте