Бүген Имәнкискәдә яшәүче тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Гәрәева Зәйнәп Мөхәммәтгали кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны бу истәлекле дата белән котларга районның социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Сюнина, Чирпы авыл җирлеге башлыгы Радик Евдокимов һәм район ветераннар Советы рәтсе Рашат Булатов килде. Юбилярга РФ Президенты Владимир Путин исеменнән открытка, район башлыгы Михаил Афанасьевтан открытка, акчалата ярдәм һәм бүләкләр тапшырылды, аңа нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет, иминлек, тирә-юньдәгеләрнең яратуын һәм кайгыртуын теләделәр.
Зәйнәп Гәрәева 1928 елның 18 декабрендә Имәнкискә авылында коестьян гаиләсендә туган, башлангыч белемле. Гомуми эш стажы – 30 елдан артык.
Ире Хәсәнша Җиһанша улы белән 49 ел бергә гомер итәләр, 6 бала тәрбияләп үстерәләр.
Зәйнәп Мөхәммәтгалиевна 16 оныгы һәм 14 оныкчыгының яраткан әбисе.
Хезмәттәге уңышлары өчен юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте