Лаеш районы башкарма комитеты ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча 2018 елда 135 никах теркәлгән.
17 яшьлек кәләш иң яше булып чыккан, ә кияүгә 19 яшь. Иң өлкән кәләшкә исә 70 яшь, аның парына – 65. 101 пар аерылган.
Лаеш районында 2018 елда 257 бала туган. Иң яшь әнигә 20, әтигә 19 яшь. Иң тәҗрибәле әнигә 42 яшь, әтигә - 52.
Быел түбәндәге исемнәр популяр булган: Арсений, Кирилл, Лев, Тимур, Дарина, Елизавета, Камилла һәм Ясминә. Ә сирәк исемнәр: Асель, Раяз, Савва, Юсуф, Сара, Теона, Мира, Милада, Әминә.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте