Кышкы популяр уен – таудан һава тутырылган чана-тюбинглар, халыкта аларны “ватрушка” диләр, ял итүнең иң җәрәхәтле төрләренең берсе булып тора.
Медицина статистикасы буенча, ашыгыч медицина ярдәме табиблары һәр көнне “ватрушка”ларда шуганда зыян күргәннәрдән шактый санда чакырулар кабул итәләр һәм бу чаралар белән тау шуганда иң еш очракта балалар зыян күрә, алар җәрәхәтләр, сынулар һәм хәтта баш мие селкенүләр алалар.
Әгәр бала чанада шуганда трамплинда яки түмгәктә сикереп арт саны белән бозга бәрелгән, сулышы кысылган һәм эчендә авырту башланган икән, бала белән бернәрсә дә эшләмәгез, табиблар чакырыгыз – бу умырткалыкнң компрессион җәрәхәте билгеләре. Баланы утыртырга ярамый, медикларны я баскан, я яткан килеш көтәргә кирәк.
Әти-әниләре һәм укытучылар тау шуу вакытында балалар артыннан күзәтергә тиешләр. Балаларны тау шуарга үзләрен генә җибәрмәгез. Исегездә тотыгыз, балаларда курку хисе көчле түгел. Алар өчен төрле төстәге “ватрушка” куркынычсыз уенчык булып тоела, шуңа күрә алар куркыныч тауларга да менәргә омтылачаклар, башка шуклыклардан да тайчанмаячаклар. Шуу өчен урынны уйлар сайлагыз. Адреналин артыннан куып реанимациягә эләгергә мөмкин.