Бүген Лаеш районы мәдәният йортында яңа ел алды “эшлекле дүшәмбе”се үтте. РДК залында район Советы һәм башкарма комитеты, шулай ук район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре җыелды. Район башлыгы Михаил Афанасьев коллегаларын якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Ул 2018 елның гомумән алганда район өчен уңышлы булуын һәм монда урындагы барлык белгечләрнең хезмәте бик зур булуын билгеләде. “Гадәттәгечә, без Татарстан муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисади үсеше рейтингында алдынгы урыннарда торабыз, барлык планнарны тормышка ашырдык, берничә социаль объектны сафка керттек, барлык чараларны лаеклы дәрәҗәдә үткәрдек. Шулай ук минем көч структураларына да рәхмәт әйтәсем килә, аларның нәтиҗәле эше безгә үзебезне иминлектә хис итәргә мөмкинлек бирә”, - диде Михаил Афанасьев. Аннан соң ул “эшлекле дүшәмбе”дә катнашучыларга яңа җитәкчеләрне тәкъдим итте һәм хезмәттәшләренә бүләкләр тапшырды. Мәсәлән, элек Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе вазифасын биләгән Рәис Нургалиев Лаеш шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде, ә моңа кадәр “Фабрика заготовок” МУП директоры булган Владимир Симанов район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы вазифасын алды.
Алга таба яңа ел алды “эшлекле дүшәмбесе” бөйрәм концерты белән дәвам итте, аны җирле һәм чакырылган артистлар әзерләгән. Алып баручылар әзерләгән уеннарда район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре актив катнашты.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте