Тимераякта шуу спорты буенча турнир булды

2018 елның 25 декабре, сишәмбе

Казан шәһренең «Трудовые резервы» стадионында тимераякта шуу спорты буенча «Олимпийские надежды» турниры булды. Анда Коломна, Саратов, Муром,  Ульяновск, Чабаксар, Новочебоксарск, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Казан шәһәрләреннән, шулай ук Кайбыч һәм Лаеш районнарыннан 200 дән артык спортчы катнашты.

КДЮСШ тәрбияләнүчеләре югары күрсәткечләре белән шатландырдылар.        

Кече яшьтәге малайлар арасында 100 м дистанциясендә Солдатов Никита икенче урын алды, 300 м дистанциясендә Антонов Михаил икенче булды, үсмерләр арасында Әхмәтханов Илнур икенче урын алды. Спортчыларның тренерлары Ия Жантимирова һәм Тамара Рубинская.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International