Яңа ел ишек шакый.

2018 елның 25 декабре, сишәмбе

Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” үзәге гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү бүлегендә Яңа елга әзерлек бәйрәмгә кадәр үк башланды. Үзәк белгечләре социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалар белән Кыш Бабайга балалар үтенечләре белән хатлар әзерләделәр.

Һәм бәйрәмгә күп калмаганда балаларга кунакка “Алтын көз” үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, В.Г.Тимирясов исемендәге Казан Инновацион Университетының «От чистого сердца» волонтерлык оешмасы һәм Гомумроссия халык фронтының Татарстан Республикасы төбәк бүлеге активистлары белән бергә чын Кыш Бабай һәм Кар кызы килде. «Стань добрым волшебником 2018» хәйрия акциясе кысаларында алар балаларга бер капчык бүләк алып килгән.

Кыш Бабай һәм Кар кызы капчыктан балалар заказ биргән бүләкләрне алганда балаларның күзләре шатлыктан яна иде.

Әлеге чара барышында волонтерлар 35 гаиләдә булдылар, аларда 72 бала яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International