Район башлыгы Михаил Афанасьев “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе үткәрде

2019 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

Район Советының зур залында район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә бу елда беренче “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе булды. Башта ул районның сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы рәисе Рашат Булатовны 80 яшьлек юбилее белән котлады, аннан соң яңа җитәкчеләр белән таныштырды. Мәсәлән, район мәдәният йорты директоры итеп Айгөл Курченкова билгеләнде, Илнур Шәйхразиев «Волжская» агрофирмасы директоры булды, “Мираторг” I агросәнәгать холдингының өчен мәйданчык идарәчесе итеп Алмаз Газимов куелды.

Отчет чорда оператив хәл турында РФ ЭЭМның Лаеш районы бүлеге начальнигы урынбасары Айрат Галиев доклад ясады.

2018 елда район хәрби комиссариаты эше йомгаклары турында хәрби комиссар Александр Афанасьев сөйләде.

Район мәшгульлек үзәге эше йомгаклары белән киңәшмәдә катнашучыларны учреждение директоры Татьяна Пучкова таныштырды.

«Бизнес-брейк» проекты кысаларында Тетеево авылыннан фермер Диана Трусенева үзе һәм үз эше турында сөйләде. Фермерның планнарында ферманы киңәйтү һәм туристик юнәлешне үстерү. Район башлыгы Диана Трусеневаның тиктормас кеше булуын, авыл хуҗалыгы программаларында актив катнашуын һәм яңадыкка омтылуын билгеләде. “Безнең көчебез инициативалы кешеләрдә. Үз территорияләрегездә актив кешеләрне эзләгез, аларга ярдәм итегез һәм торак пунктларның үсешенә ирешерсез”, - дип авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итте Михаил Афанасьев.

Алга таба киңәшмәдә гражданнар мөрәҗәгатьләре карап тикшерелде.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International