15 гыйнварда Лаеш шәһәре мәдәният йортында Казан шәһәре изге Варвара храмының “Варвара” хоры концерты булды. Чарада Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, хатыны белән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТР исәп палатасы рәисе Алексей Демидов катнашты.
Концертта рус, испан һәм татар телләрендә композицияләр яңгырады.
Фәрит Мөхәммәтшин коллективка күңелгә үтеп керерлек концерт өчен рәхмәт белдерде һәм дини музыкага һәрчак сорау булачагын билгеләде. “Мин бүген бар җаным белән ял иттем һәм башкаларда да шундый ук тәэсирләр калгандыр дип өметләнәм. Татарстанда тынычлыкта һәм бер-берсе белән аңлашып 170 тән артык милләт кешесе яши, монда аларның гореф-гадәтләрен һәм йолаларын хөрмәт итәләр. Без дус һәм тату яшәдек, яшибез һәм яшәячәкбез”, - диде ТР Дәүләт Советы спикеры. Владыка Феофан бу концертка үзен Фәрит Мөхәммәтшин чакырун билгеләде. “Бу безнең республикада күп гасырлар дәвамында формалашкан барлык милләтләрне һәм диннәрне хөрмәт итү һәм яклау билгесе булып тора”, - дип өстәде ул. Митрополит шулай ук әлеге концертны оештырган өчен ТР исәп палатасы рәисе Алексей Демидовка рәхмәт белдерде. Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев дәрәҗәле кунакларга Лаеш шәһәренә килүләре өчен рәхмәт әйтте һәм коллективка Рәхмәт хаты тапшырды. “Бүген без “Варвара” ансамбленең матур башкаруында их яхшы музыканы тыңладык. Безнең байлык – ул күпмилләтле халык, ә республикада яшәүче халыкларның гореф-гадәтен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү – мөһим бурычларның берсе”, - дип билгеләде Михаил Афанасьев.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте