Урта Девятово авылында 2018 елга йомгак ясадылар

2019 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Урта Девятово авыл җирлегенең отчет сессиясе булды. Аның эшендә Лаеш районы башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова катнашты. Халык белән очрашу алдыннан ул АМЙ фойесында оештырылган авыл хезмәтчәннәре продукциясе күргәзмәсе белән танышты.

Урта Девятово авыл җирлеге Советы эшчәнлеге турында отчет һәм 2019 елга бурычлар турында җирлек башлыгы Ольга Чумарова чыгыш ясады. Үз докладында ул 2018 елда авыл  тормышындагы мөһим вакыйгаларны һәм агымдагы елда хәл итәргә кирәкле мәсьәләләрне билгеләде. Аннан соң авыл мәктәбе эше турында белем бирү оешмасы директоры Алена Жесткова сөйләде. Аның сүзләре буенча узган елның үзенчәлекләренең берсе – ул мәктәп бинасына капиталь ремонт ясау. Ул игътибарлары һәм ярдәмнәре өчен ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьевка һәм меценатларга рәхмәт сүзләре җиткерде. Татьяна Борһанова авыл җирлеге Советы эшчәнлегенә бәя бирде. Аннан соң гражданнар район җитәкчелегенә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Мәсәлән, Лесная урамында яшәүчеләр озынборыннар һәм тычканнар күп булудан зарландылар, шулай ук Урта Девятово авылын туристик маршрутка кертү буенча үз тәкъдимнәрен әйттеләр.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International