Матюшино авыл җирлегенең отчет сессиясе булды. Анда район Советы аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров катнашты. Матюшино авыл җирлеге Советының 2018 елдагы эшчәнлеге турында җирлек башлыгы Надия Миңнуллина сөйләде. Илнар Хантимеров эшкә бәя бирде. Ул шулай ук җирлек кешеләренә бүләкләр тапшырды.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте