15 апрельдә, Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее хезмәткәрләре Лаешның 3нче мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен Космонавтика көненә багышланган «Космическое путешествие» күчмә чарасы оештырдылар.
Балалар Звезда белән бергә Киек Каз юлы буйлап “сәяхәт” иттеләр, планеталар, беренче космонавтлар, ракеталар, космик корабльләр һәм Җирнең ясалма иярченен ясаган конструкторлар белән таныштылар. Балалар аерым бер кызыксыну белән укытучылар белән бергә уен формасында “космонавт” булырга әзерләнделәр: скафандр костюмы ясадылар, тюбиклардан ашап карадылар, «Я - ракета» биюендә үз көчләрен һәм түземлекләрен сынадылар һәм НЛОда кунакта булдылар, биюче чит планета кешеләрен көчле алкышлар белән каршыладылар.