Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы Коллегиянең йомгаклау утырышын үткәрде

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

Россия авыл хуҗалыгы министрлыгында Коллегиянең йомгаклау утырышы булды. Чарада катнаштылар: РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Алексей Гордеев, Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев, Федерация Советының аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану буенча комитеты рәисе Алексей Майоров, Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр буенча Комитеты рәисе Владимир Кашин, шулай ук АПК идарәсенең төбәк органнары, тармак берлекләре һәм ассоциацияләре җитәкчеләре, фән һәм мәгариф, банк берләшмәләре вәкилләре һәм башка күпләр катнашты.

Утырышны ачканда, Алексей Гордеев узган елның тармак өчен җитештерү күзлегеннән дә, финанс-икътисади күрсәткечләр буенча да уңышлы булуын билгеләп үтте. Вице-премьер Россия аграрийлары өчен агымдагы елда Президентның май указын үтәүнең төп бурыч булуын ассызыклады.

Үз чиратында, авыл хуҗалыгы министры авыл хуҗалыгының бүгенге көндә Россия икътисадының тизләтелгән үсеше факторларының берсе булуын билгеләде. Ел саен дәүләт ярдәме суммасы арта, ә юнәлешләр исемлеге киңәя. 2017 елда авыл хуҗалыгын үстерүнең Дәүләт программасы чараларына 248,4 миллиард сум җибәрелсә, 2018 елда - 254,1 миллиард сум.2019 елда планлаштырылган күләм 303,6 млрд. сум тәшкил итә.

2018 ел йомгакларының иң мөһимнәренең берсе булып авыл хуҗалыгы үсешенең Федераль фәнни-техник программасын гамәлгә ашыра башлау тора. АПК өчен уннарча яңа җитештерү технологияләре, программа продуктлары эшләнгән, яңа фәнни тәкъдимнәр барлыкка килгән.

2018 елда Россия берничә стратегик әһәмиятле чит ил базарлары ача алды. Дмитрий Патрушев Россиянең аерым позицияләр буенча авыл хуҗалыгы экспортлау буенча бүген үк инде лидерлар өчлегенә керүен билгеләде.

ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International