Агроиминият авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен тотрыклы эшчәнлек алып баруның реаль мөмкинлеге булып тора

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

ПРЕСС-РЕЛИЗ

 

Бу турыда 15 апрельдә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Елена Фастова җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы иминияте мәсьәләсенең агымдагы торышы буенча видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә сүз барды. Чарада шулай ук ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, үсемлекчелек тармакларын үстерү бүлеге начальнигы Ирек Садыйков, финанслау бүлеге начальнигы Марсель Мәхмүтов, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, республика территориясендә дәүләт ярдәме беләм иминиятләүне башкаручы АПК идарәсе төбәк органнары һәм иминият компаниеләре вәкилләре катнашты.

Елена Фастова иминият оешмаларын авыл хуҗалыгы товар җитешерүчеләре белән эшләүдә һәм иминиятләнгән мәйданнар процентын арттыруда активлык күрсәтергә чакырды.

Исегезгә төшерәбез, агроиминиятләү авыл хуҗалыгы җитештерүчеләр өчен тотрыклы эшчәнлек алып барырга, начар һава шартларыннан курыкмыйча керемнәрне алдан фаразларга реаль мөмкинлек булып тора.

Иминият компаниеләре тәкъдименә ярашлы төстә, уңышны иминиятләү аграрийларга чәчүлек мәйданның гектарына 27 сумнан булачак һәм бу чыгымнарны продукциянең үзкыйммәтенә кушарга булачак. Моннан тыш, дәүләт ярдәме чаралары гамәлдә.

Банклар тәкъдимнәре һәм агроиминиятләүгә дәүләт ярдәме белән Министрлыкның рәсми сайтында Ресурсы для посевной 2019 бүлегендә танышырга мөмкин. Монда шулай ук авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен башка файдалы мәгълүмат та җыелган. бүл

ТР авыл хуҗалыгы матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International