Һәр елны апрельдә безгә Тукай язы килә һәм әлеге уникаль кешенең күңеленең бер өлеше һәркемнең йөрәгендә яши, өлкәннәрнең дә, балаларның да. Бөек татар шагыйре иҗаты балалар бакчаларына йөрүчеләргә дә якын. Ул үзеннән соң нинди кызыклы, матур әкиятләр калдырган. Ничәмә буын балалар алар белән тәрбияләнде. Ташкирмән мәктәбе китапханәсендә “Ул – безнең шагыйрь, ул – безнең горурлык...” китап күргәзмәсе оештырылды. Ул Габдулла Тукай юбилеена һәм Татарстан Республикасында туган тел һәм шигърияте бәйрәменә оештырылган. Аны педагог-китапханәче Киселева Ирина Андреевна оештырды.