Быел Каравон 25 майда үтәчәк

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Рус халык бәйрәме «Каравон-2019» 25 майда Лаеш районы Никольский авылында узачак. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый указга кул куйды.  

Каравон Татарстане инде 27 тапкыр үтә. Ул гадәттәгечә фольклор, халык һөнәрчелеге ярминкәсен, халык күңел ачуларын яратучыларны берләштерә.

2017 елда «Каравон» 25 еллыгын билгеләп үтте. Аңа 20 меңнән артык кеше килде. 2018 елда бәйрәмгә Россиянең халык артисты Надежда Бабкина һәм «Русская песня» ансамбле килде. Бәйрәмгә ел саен бар Россиядән 150 дән артык коллектив һәм шуның кадәр үк халык һөнәрчелеге осталары килә.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International