Авыл хуҗалыгы идарәсе тарафыннан авыл җирлекләреннән шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарга савым сыерлар, 1 яшьтән зуррак кәҗәләрен асрауга чыгымнарның бер өлешен кире кайтаруга субсидиягә 2019 елга документлар кабул ителә башлады.
Субсидияләр бер савым сыерга 2300 сум күләмендә түләнә,
Ике савым сыерга - һәр башка 3300 сум,
Өч яки күбрәк савым сыерга – һәр башка 4300 сум.
Кәҗәләргә субсидия 1 башка 500 сум исәбеннән түләнә.
Быел әлеге субсидия сыерларга хезмәт күрсәтү буенча ветеринар профилактик чаралар үткәрүгә чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидия белән бергә бирелә.
Субсидия алуның шартлары – ел дәвамында әлеге берәмлек башның саклануы һәм «Лаишевское РГВО» ДБУ белән ветеринар хезмәтләр күрсәтүгә килешү булу.