Лаешта урман янгыннарын туктату өйрәнүләр узды

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Лаеш шәһәрендә урман янгыннарыннан саклану мәсьәләсен эшкәртү буенча республика өйрәнүләре үтте. Анда гадәттән тыш хәлләр буенча Комиссиягә җәлеп ителгән барлык хезмәтләр катнашты, аерым алганда, МЧС, МВД, ЮХИДИ, янгынга каршы хезмәт, медицина хезмәте, урман сагы һәм башкалар.

Легендага ярашлы төстә, бозучы урман участогын яккан, бу турыда сигнал шунда укберничә хезмәткә килеп ирешә. Урынга килгән полицейскийлар бозучыны таптылар һәм участокка илттеләр. Алар артыннан урман сагы һәм янгын сүндерүчеләр килеп җитте, алар янгынны сүндерә башладылар, ә махсус техника ул тагын да таралмасын өчен периметр буенча җирне казыдылар. Һавадан МЧС авиациясе ярдәм итте, МИ-8 вертолёты бер очып килгәндә янгынга 5 кубометр су сипте. Өйрәнүләр уңышлы узды.

Исегезгә төшерәбез, 25 апрельдән 10 майга кадәр чорда Татарстан Республикасында аерым янгынга каршы режим кертелә, ул куркыныч участоуларга якын җирләрдә учак ягуны тыюны күздә тота.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International