Аполлонов Александр Михайлович үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә Лаеш шәһәрендә яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Апполонов Александр Михайлович үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны бу истәлекле дата белән котларга район Советы аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров, социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Сюнина, Лаеш шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рәис Нургалиев һәм район ветераннар Советы рәисе Рашат Булатов килде. Илнар Хантимеров юбилярга РФ Президенты Владимир Путин исеменнән открытка, район башлыгы Михаил Афанасьевтан открытка, акчалата ярдәм һәм бүләкләр тапшырды, Александр Михайловичка нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет, иминлек, тирә-юньдәгеләрнең яратуын һәм кайгыртуын теләде.

Аполлонов Александр Михайлович Лаешта 1929 елның 18 апрелендә гади эшче гаиләсендә туа. 5 сыйныф белеме бар, Лаеш училищесын тәмамлаган.

Хезмәт эшчәнлеген Бөек Ватан сугышы елларында Лаеш МТСында башлый. 1956 елда тракторист буларак чирәм җирләрне күтәрергә җибәрелә. Соңгы эш урыны – район администрациясе, территорияне җыештыру буенча эшче. Гомуми хезмәт стажы 50 елдан артык.

Хатыны Становова Тамара Ивановна белән  61 ел яшиләр. Кызлары Натальяны тәрбияләп үстерәләр.

Апполонов А.М. ике оныгы һәм бер оныкчыгының яраткан бабасы.

Хезмәттәге казанышлары өчен Александр Михайлович юбилей медальләр белән бүләкләнгән. Күпсанлы мактау грамоталарына ия.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International