«Космоска юл»

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

18 апрельдә Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда Лаешның 2 мәктәбе 4Б сыйныфы укучылары өчен «Дорога в космос» чарасы үтте.

Балалар кояш системасы, галактика планеталары белән таныштылар, борынгы кешеләрнең Җир шары турында күзаллаулары турында һәм космосны өйрәнү өчен күп көч куйган галимнәр - К.Э.Циалковский, С.П.Королёв турында белделәр.

Укучылар төрле күңел ачу-танып белү конкурсларында бик теләп катнаштылар, “космик” музыка астында бию хәрәкәтләре башкардылар. Чара җанлы һәм мавыктыргыч үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International