Марат Әхмәтов: авыл хуҗалыгы продукциясенең әһәмиятле төрләренә сәүдәнең өстәмә хакларын закон белән чикләү кирәк

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  минисрлыгы

 

ПРЕСС-РЕЛИЗ

 

18 апрельдә Уфага эш визиты барышында ТР Премьер-министры – ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов Башкортостан Республикасында Татарстан көннәре кысаларында оештырылган авыл хуҗалыгы мәсьәләләр буенча түгәрәк әстәлдә катнашты. Анда БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы – БР авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов, ике республиканың фәнни учреждениеләре һәм эре авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре вәкилләре дә катнашты.

Түгәрәк өстәл эшен ачып Илшат Фәзрахманов кунакларны җылы сәламләде һәм төбәкара хезмәттәшлекне үстерү өчен БР агросәнәгать комплексы потенциалы турында сөйләде.

Марат Әхмәтов шулай ук түгәрәк өстәлдә катнашучыларны кыскача гына Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүенең үзенчәлекләре белән таныштырды.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә төп проблемалар турында фикер алышып ТР ТР авыл хуҗалыгы башлыгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең продукциясен сатуда катлаулылыкка аерым игътибар бирде.

Чара азагында яклар киләчәктә дә тәҗрибә уртаклашырге һәм агросәнәгать комплексының уртак проектларын гамәлгә ашырырга әзерлекләрен белдерделәр.

ТР авыл хуҗалыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International