Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге фермерлык продукциясен сату өчен «Туган як» челтәре булдыру буенча проектны эшләтеп җибәрде

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  министрлыгы

 

 ПРЕСС-РЕЛИЗ

 

17 апрельдә «Центр компетенций по развитию сельскохозяйственной кооперации в РТ» ДБУ тарафыннан авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең Казан шәһәренең ваклап сатучы кибетләре вәкилләре белән эшлекле очрашулары оештырылды. Бу чара март аенда Тәтеш районында узган һәм республикада авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын үстерү буенча чараларны гамәлгә ашыруга юнәлтелгән «Недели эффективной кооперации»нең дәвамы булды.

Яшел Үзән, Балтач, Тәтеш, Биектау, Кукмара, Түбән Кама һәм Лаеш районнары авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре җитештерелгән продукцияне челтәр форматында булмаган ваклап сатучы кибетләр вәкилләренә тәкъдим иттеләр. Очрашу нәтиҗәсендә эшмәкәрләр тарафыннан фермерлар бүлекләре урнаштырылачак кибетләрдән бердәм партнерлык оештырырга карар кабул ителде.

ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы искәртә, барлык кызыксындырган сораулар буенча гражданнар «Центр компетенций по развитию сельскохозяйственной кооперации в Республике Татарстан» ДБУга (843)221-77-40 телефоны аша мөрәҗәгать итә алалар.

ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы  матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International