Казан дәүләт аграр университетында яшь уйлап табучыларның «Моя малая Родина» республика олимпиадасы үтте

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  министрлыгы

 

ПРЕСС-РЕЛИЗ

 

17 апрельдә ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы яклавында КДАУда яшь уйлап табучыларның «Моя малая Родина» республика олимпиадасы узды.

Олимпиадада республиканың 20дән артык районыннан 120дән артык укучы катнашты.

Чара алдыннан укучыларга Университет турында зур булмаган фильм тәкъдим иттеләр һәм аларны уку йортына укырга керергә чакырдылар. Укучылар үз проектлары рус һәм татар телләрендә тәкъдим иттеләр. Аларның уйлап табулары арасында кул белән идарә ителүче авыл хуҗалыгы техникасы модельләре, трактор һәм печән чапкычлар модельләре, инновацион теплицалар, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне тернәкләндерү чаралары, чүп җыю һәм утильләштерү системалары һәм башкалар бар иде. 1, 2, 3 урын алган олимпиада призерлары – үз проектлары белән 50 укучы.

Призлы урын алмаган укучылар да күңелләрен төшермәделәр.

ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы  матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International