Лаеш районының җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.

2019 елның 19 апреле, җомга

Бүген Лаеш шәһәре РДКсында Җирле үзидарә көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте. Залда җирле хакимият органнарының гамәлдәге хезмәткәрләре һәм район администрациясе ветераннары җыелды.

Һөнәри бәйрәмнәре белән коллегаларын Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев котлады. Бүгенге көндә Лаеш районында җирле хакимиятнең 121 вәкиле хезмәт куя. “Кешеләр үзләренең әһәмиятле проблемалары, кыенлыклары һәм мәшәкатьләре белән нәкъ менә җирле хакимияткә, халык сайлаган кешеләргә мөрәҗәгать итәләр”, - диде Михаил Фадеев.

Аннан соң ул хакимият органнарының иң яхшы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды. Шулай ук Михаил Фадеев район мәгариф идарәсе начальнигы Гөлнара Шәрипованы һәм Сокуры авыл җирлеге башлыгы Анатолий Новиковны туган көннәре белән котлады.

Тантаналы чара Лаеш районы артистлары әзерләгән бәйрәм концерты белән дәвам итте.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International