Кипр Республикасы Лимасол шәһәрендә Сабантуй татар милли бәйрәме булды. Монда ул беренче тапкыр үткәрелә. Сабантуй Бөтендөнья татар конгрессы, Лаеш районы администрациясе һәм Кипрның татар җәмәгатьчелеге ярдәме белән оештырылды.
Анда Ларнака, Никосия, Пафос, Лимасол һәм башка шәһәрләрдә яшәүчеләр катнашты.
Ватандаәлар Татарстан Хөкүмәтенә Сабантуй үткәрүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Муниципалитет һәм Кипр татарлары арасында элек урнашкан дуслык мөнәсәбәтләрен исәпкә алып, Лимасолга Лаеш районы делегациясен җибәрергә карар итәләр.
Кипрда Сабантуйга 100гә якын татар җыелды. Алар өчен гадәттәге уеннар оештырылды. Лаеш районы артистлары кунакларга матур бәйрәм концерты тәкъдим иттеләр, анда популяр татар җырлары яңгырады, милли биюләр күрсәтелде, баянчы-виртуоз үз уены белән тамашачыларны гашыйк итте.
Татарстан Республикасы һәм Лаеш районы исеменнән Кипр татарларын Лаеш районы мәдәният бүлеге начальнигы Илнур Гайниев сәламләде. Ул татар милли бәйрәменең барлык татарларны берләштерүен билгеләп үтте. Ул шулай ук Кипрның татар җәмәгатьчелеге лидерлары Алсу Җиһангирова һәм Айгөл Михневичка Лаеш районы башлыгының Рәхмәтләрен тапшырды.
Лаеш районы Атабай авылында туган Гөлнара Хөсәенова Лимасол шәһәрендә 13ел яши. Ул Сабантуй бәйрәменең бик яхшы үтүен һәм аның туган як турында искә төшерүче горурлык булуын билгеләде.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте