Судья мәктәптә

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

Район мәктәпләрендә «Правосудие: от А до Я» проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Бүген 9 сыйныф укучылары Татарстан Республикасы Лаеш районы буенча 2нче суд участогы җәмәгать судьясы Клюев Игорь Анатольевич белән очраштылар.

Игорь Анатольевич балаларга безнең илебезнең суд системасы, судьялар һәм җәмәгать судьяларының кем булуы турында сөйләде.  

Шулай ук балалар иң киң таралган административ хокук бозуларның 6.1.1 маддә «Побои» булуын белделәр. Икенче киң таралган хокук бозу – бу вак урлашу. Нигездә мондый җинаятьләр супермаркетларда кибеттән кеше товарны түләмичә алып чыкканда кылына.

Игорь Анатольевич һәр кешенең үз хокукларын беркемнең дә бозмавын һәм үзен иминлектә хис итәргә тели.

Безнең шәһәрдәге күпчелек кешенең тәртипле гражданнар булуына ышанасы килә, алар әдәп һәм әхлак кагыйдәләре буенча яшиләр, намус белән эш итәләр, башкалар фикерен исәпкә алалар. Әгәр һәр кеше шулай яшәсә, ни полиция, ни судьялар, ни төрмәләр кирәк булмас иде. Әмма, кызганычка каршы, мондый картина чынбарлыктан ерак.

Никонорова Л.А., ЗДВР

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International