Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, бу атна башына ике хуҗалык күпьеллык үләннәрне тукландыру һәм тырмалауны тулысынча төгәлләгән. Бу язгы кыр эшләренә әзерлек буенча җиңүчеләр “Хәерби” ҖЧҖ һәм “Нармонка” агрофирмасы. Алар шулай ук уҗым культураларын тукландыру һәм тырмалауда да алдынгылар: «Нармонка»да күрсәткечләр 1100 гектарда 100% һәм 23,7 %, «Хәерби»дә 500 гектарда 53 һәм 47,5%. Шушы хуҗалыкларда ук орлыкларны инкрустацияләүне башладылар. Районда икенче һәм өченче урыннарда «Волжская» һәм «Березовка» агрофирмалары тора. Күпьеллык үләннәрне тукландыру аларда шул тәртиптә 1000 һәм 110 гектарда 46% һәм 26%, уҗым культураларын – 860 һәм 150 гектарда 32% һәм 38%. Күпьеллык үләннәрне тырмалау «Волжская» һәм «Березовка»да 760 (35 %) һәм 100 гектарда (23%) башкарылган. Күпьеллык үләннәрне тырмалау “Атабай” агрофирмасында 250 гектарда тулысынча тәмамланган. Районда чәчү эшләре арпа чәчүдән башланды.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте