Роспотребнадзор хәбәр итә

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

Роспотребнадзорның ТР Идарәсенең Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнарындагы территориаль бүлеге гражданнарга хәбәр итә: халык арасында аңлату эшләрен камилләштерү максатыннан «ВКонтакте» социаль челтәрендә Роспотребнадзорның ТР Идарәсенең http://vk.com/rpn_rt адресы буенча рәсми төркеме булдырылды. Анда санитар-эпидемиологик иминлек һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халык өчен файдалы һәм актуаль мәгълүмат урнаштырыла. Моннан тыш, кулланучылар хокукларын яклау буенча http://vk.com/zpprpnrt адресы буенча өстәмә булдырылган профильле төркемдә анда катнашучылар онлайн режимда кулланучылар хокуклары турында актуаль сораулар бирә һәм Роспотребнадзор белгечләренең компетентлы җавапларын ала алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International