Бүген, 24 апрельдә, Сугышчан Дан музеенда өлкән буын кешеләре совет шагыйре – җыр язучы Алексей Иванович Фатьянов тууга 100 ел тулуга багышланган «Майскими короткими ночами…» шигъри кичәгә җыелды.
Биографиясе 40 яшендә өзелгән танылган шагыйрь иҗаты халык тарафыннан бик яратыла, анда илебез тормышы барлык катлаулылыклары, шатлыклары һәм кайгылары белән чагылдырыла.
Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән, Кызыл Армия сафларында буларак, Фатьянов тыйнак, кыю, гадел совет солдатлары турында шигырьләр яза.
Хезмәт ветераннары Алексей Фатьяновның «Соловьи», «На солнечной поляночке», «Первым делом, первым делом самолёты», «В городском саду играет духовой оркестр», «Давно мы дома не были» кебек таныш җырларын искә алдылар һәм җылы атмосферада «Солдат Иван Бровкин» (Если б гармошка умела…»), «Весна на Заречной улице» («Когда весна придёт, не знаю…») һәм башка кинофильмнардан җырлар башкардылар.