Үзәк китапханәдә «По страницам поэзии» музыкаль-шигъри кичә үтте, анда лаешлы шагыйрьләр һәм китапханә укучылары, шигърият яратучылар һәм аны бәяләүчеләр катнашты.
Катнашучы «Эксперимент» клубы әгъзалары тыңлаучы һәм тамашачылар булып кына калмадылар, үзләре дә “сәхнә”гә чыктылар һәм Россиянең атаклы шагыйрьләре Б.Пастернак, В.Брюсов, В.Тушнова, И.Самарина-Лабиринт, Л.Рубальская, Н.Гумилев, Р.Рождественскийның яраткан шигырьләрен укыдылар. Тамашачылар бик яратып алар шигырьләренә язылган җырларны да башкардылар.
Кичә барлык катнашучыларда җылы, яхшы тәэсир калдырды һәм бик җанга ятышлы булып чыкты, чөнки уңай атмосферада яхшы шигырьләр һәм җырлар тыңлау күңелле бит.
Чарага «Вновь нас влечет поэзия к себе…» китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.