«Все профессии нужны. Все профессии важны!» һөнәрләр ярминкәсе

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Үзәк балалар китапханәсенең уку залында Лаешның 2 мәктәбе 2 ”а” сыйныфы укучылары өчен «Все профессии нужны. Все профессии важны!» һөнәрләр ярминкәсе үткәрелде. Чара ТРда эшче һөнәрләр елына багышланган иде.

Чара кысаларында балалар һөнәрләр дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар, төрле конкурс-уен программаларында үзләренең тапкырлыкларын, эрудицияләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Алар һөнәрләр килеп чыгу тарихына экскурс ясадылар, «Кто кем хочет стать» видеоролигын карадылар, В.Маяковскийның «Кем быть» шигыре буенча мультфильм карадылар һәм һөнәр сайлау буенча үз фикерләрен әйттеләр. «Каменщики», «Маляры» һәм «Детективы» командалары арасында үткән ярышлар җан атучы тамашачыларны битараф калдырмады. Балалар “Тылсымлы шкатулка” дагы әйтемнәр буенча һөнәрләрне атадылар һәм «Бюро находок»тан югалган әйберләрне кире кайтарырга булыштылар.

Моннан тыш, чарада катнашучылар белән «Я – врач» һәм «Весёлый поварёнок» уен программалары үткәрелде.

Ә чара атаклы язучы-классик Л.Н.Толстойның: «Стыдиться можно и должно не какой – либо работы, хотя бы самой нечистой, а только одного – праздной жизни» сүзләре белән тәмамланды.

Эшче һөнәрләр елы дәвам итә, ә бу әлеге юнәлештә эшнең дәвам итәчәген аңлата.Яңа очрашуларга кадәр!           

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International