«Пасха - Светлое Христово Воскресенье»

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Күпләр Олы бәйрәмне (Пасха) “Күңел язы” дип атый. Табигать кышкы йокыдан уянган кебек, кеше дә әлеге бөек бәйрәм алдыннан үзен аңа әзерли. Ул – бәйрәмнәр бәйрәме, тантаналар тантанасы! Олы бәйрәмгә кешеләр һәрчак алдан һәм зур шатлык белән әзерләнгәннәр.

Үзәк китапханә укучылары өчен төп православие бәйрәме – Олы бәйрәм алдыннан «Пасха - Светлое Христово Воскресенье» китап күргәзмәсе оештырылган иде. Анда бәйрәм тарихы турында китаплар, шулай ук пасха ризыкларының кызыклы идеяләре белән журналлар тәкъдим ителгән. Пасха тарихы һәм аны бәйрәм итү символлары, халык традицияләре һәм йолалары турындагы китаплар белән бергә пасха атрибутлары – буялган йомыркалар, кулич куелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International