25 апрельдә Үзәк китапханәдә китапханә хезмәткәрләре семинары булды.
Мөһим мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, китапханәчеләргә чаралар үткәрү һәм китап күргәзмәләрен оештыру буенча методик тәкъдимнәр бирелде. Моннан тыш, система китапханәчеләре белән Microsoft Power Point программасында презентацияләр ясау буенча практикум үткәрелде.
Державино, Габишево һәм Сокуры авыллары китапханәләре буктрейлерлар ясау буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Семинар апрельдә туганнарны котлау белән төгәлләнде.