Язгы җыештыру

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Бәйрәм алдыннан Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре социаль хезмәт күрсәтүдәге олы кешеләргә Олы бәйрәмгә әзерләнергә булышалар. Иң әһәмиятле һәм хөрмәтле православие бәйрәменә әзерлекне социаль хезмәткәрләр алдан ук башлыйлар – үз карамакларындагыларның өйләрен яхшылап җыештыралар, түшәмнәрне, мичләрне агарталар һәм буйыйлар, тәрәзәләрне юалар, шулай ук якын-тирә территорияне тәртипкә китерәләр.

Хезмәт алучылар үз ярдәмчеләренә рәхмәтле. Һәм бу акция соңгысы булмас дип өметләнәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International