Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре социаль участокта үткәргән батырлык дәресе нәкъ шушы авариягә багышланган иде.
Балигъ булмаганнар белән әлеге фаҗига турында презентацияне файдаланып дәрес үткәрелде. Аннан соң алар фильм һәм төп сорау - «Можно ли вернуть жизнь заброшенному городу?» буенча фикер алыштылар.
Кабинетта тулы тынлык урнашты. Барысы да игътибар белән авария башлану, аның нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар батырлыгы, аның нәтиҗәләре турында тыңладылар.
Берсүзсез, мондый чара балигъ булмаганнарга гражданлык, патриотик һәм әхлакый тәрбия бирүгә этәрә.