Чернобыль көле

2019 елның 26 апреле, җомга

26 апрельдә бар кешелек фаҗигале датаны - Чернобыль АЭСында авария корбаннарын искә алу көнен билгеләп үтә. Аны XX гасырның их эре экологик катастрофасы дип атадылар.

Бу фаҗигале дата уңаеннан Үзәк китапханәдә «Пепел Чернобыля» иллюстрацияле китап күргәзмәсе оештырылды.

Күргәзмәнең максаты – аңлату-мәгърифәтчелек. Чернобыль авариясенең нәтиҗәләре белән көрәшкән кешеләрнең геройлыгы турында истә тотарга кирәк. Күргәзмәдә Нобель премиясе лауреаты С.Алексиевичның «Чеpнобыльская молитва» китабы киң яктыртыла. Ю.Щербакның «Чернобыль. Документальное повествование» китабына игътибар бирелә. Анда шулай ук экологик катастрофа нәтиҗәләрен чагылдыручы һәм «Сталкер» сериясе китапларын табарга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International